Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда шәһәр халкы өчен дүрт массалы шуу урыны бар. Моннан тыш, шәһәрдә микрорайоннарда 30 хоккей корты һәм гомуми белем бирү мәктәпләрендә 30га якын кече шугалак эшли. "Ел саен тауда, шугалакта һәм чаңгы трассаларында үзләренең ялларын, гыйнвар бәйрәмнәрен актив үткәрергә теләүчеләр саны арта бара", – дип билгеләп үтте бүген матбугат конференциясе вакытында физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы Роман Насретдинов.

Массакүләм шуу урыннарында тимераякларны прокатка алу да эшләячәк. "Медео"га 500 пар тимераяк, шәһәр Ипподромында 300 пар, Азатлык мәйданында - 200 пар һәм Яр буе паркы мәйданында 100 пар тимераяк әзерләнгән.

Һәр прокатка җылы киенү бүлмәләре урнаштырылган, керү урынында санитария-эпидемиология таләпләре үтәләчәк.

Таләпләргә туры китереп, бер кешегә 4 кв. метр булуы зарур.

Эш көннәрендә шугалаклар - 15:00тән 22:00 сәгатькә кадәр, ял көннәрендә 10:00нан 22:00 сәгатькә кадәр эшли. 1 гыйнварда шугалаклар килүчеләр өчен 12:00дән 22:00 сәгатькә кадәр ачык булачак. Калган бәйрәм көннәрендә аларның эш графигы-10:00нан 22:00 сәгатькә кадәр.

Пәнҗешәмбе, 17 декабрь 2020, 13:12