Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәре Үзәк районының күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге башлыгы Илмир Шәяхмәтов бозга чыкканда үз куркынычсызлыгына саклын карауның нинди нәтиҗәләргә китерүе турында сөйләде.

 Ул хәзерге вакытта су объектларында боз калынлыгы 7дән 20 см га кадәр тирбәлүен билгеләп үтте. "Шуңа да карамастан, гражданнарга мөрәҗәгать итәргә телим  – бик зур ихтыяҗ тумаганда бозга чыкмаска киңәш итәр идем. Кызганычка каршы, кешеләр тыелган зоналарга керә, үзләрен куркыныч астына куя һәм Түбән Кама ГЭСының түбән бьефында куркынычсызлык тәэмин итүче хезмәткәрләрнең шәхси составын эшенә комачаулый", – диде ул. 

Илмир Шәяхмәтов быел Яр Чаллыда бозга чыгу нәтиҗәсендә үлем белән тәмамланган очраклар булмавын билгеләп үтте. Тарловка бистәсеннән ерак түгел Кама елгасы бозына чаңгычы егылу очрагы булды. Тик аны Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре килгәнче үк коткарган.

"Ул кеше исән калды. Әмма бу, беренче чиратта, кешенең үз иминлеге турында уйларга тиешлеге турында сөйли", - дип нәтиҗә ясады Илмир Шәяхмәтов.

Пәнҗешәмбе, 17 декабрь 2020, 12:58