Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллының Шишкин бульварындагы 19 нчы мәктәп территориясендә урнашкан «Юность» шугалагы ачылуга әзерләнә. Боз мәйданчыгы NIVEA "Үз шугалагың өчен тавыш бир!"  Бөтенроссия социаль конкурсы кысаларында реставрацияләнгән. Анда Яр Чаллы шәһәре җиңү яулады.

Исегезгә төшерәбез, конкурста катнашу өчен «Подросток» яшьләр (яшүсмерләр) клублары үзәге директоры урынбасары Альберт Гыйльманов гариза биргән иде. Ул 1988 елда төзелгән «Юность» хоккей тартмасын реконструкцияләү турында сорады. Бүген мәйданчыкта 80нән артык яшүсмер һәм яшьләр шөгыльләнә, алар А.В. Тарасов исемендәге «Алтын шайба» клубы призына узган спорт ярышларының шәһәр этапларында җиңүчеләр һәм призерлар булып торалар.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, "Үз шугалагың өчен тавыш бир!» проекты алтынчы ел эшли. Бу вакыт эчендә Омск, Селенгинск, Великие Лука, Кандалакш, Ярославль, Самара, Новосибирск һәм башка торак пунктларда 18 боз мәйданчыгы икенче сулыш алды. Шугалакны ачу датасы һәм нечкәлекләре турында өстәмә хәбәр ителәчәк.

Җомга, 18 декабрь 2020, 09:21