Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәрендә Россия ЗАГС органнары оешу көненә багышланган тантаналы чара узды.  ЗАГС хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән шәһәр мэры Наил Мәһдиев котлады.

Тантаналар сарае холлында «Чишмә» халыклар дуслыгы йорты хезмәткәрләре оештырган шәһәрнең милли җәмгыятьләренең туй йолаларын күрсәттеләр.

"ЗАГС органнарында кеше тормышы елъязмасы алып барыла. Иң элек ата-аналар баланы яңгырашлы исем белән атый һәм ЗАГСта илнең яңа гражданины тууын терки. Аннары ул үзе ЗАГСка никах теркәү өчен килә. ЗАГС хезмәткәрләре чаллылылар белән шатлык һәм кайгы уртаклашалар. Моның өчен үз эшеңне яратырга, мәрхәмәтле йөрәккә ия булырга кирәк. Тантаналар сараенда шулай ук ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы уздырыла. Мондый яхшы традицияләр гаилә институтына ярдәм итүгә юнәлдерелгән", - диде Наил Мәһдиев.

ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова үзенең котлавында билгеләп үткәнчә, бу һөнәр өчен кешеләргә ярдәмчеллек, күңел җылысы, киң күңеллелек кебек аерым сыйфатлар кирәк.

Наил Мәһдиев ЗАГСның иң яхшы хезмәткәрләренә котлаулар тапшырды.

 ЗАГС хезмәте ветераннары адресына аерым рәхмәт сүзләре яңгырады.

Бәйрәм кунаклары өчен «Татарстан» бию ансамбле, «Бисеринка», «Лаймс» вокал төркеме артистлары чыгыш ясады.

Чарадан тулы фоторепортажны  "Яр Чаллы шәһәре администрациясе" Вконтактедагы төркемендә карый аласыз.

Җомга, 18 декабрь 2020, 11:46