Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары Кафия Исхак кызы Сәгадиева һәм Әлфия Ахун кызы Нигъмәтова 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтәләр. Юбилярларга Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары Татьяна Скибина, ТИҮ рәисләре Әнвәр Таһиров һәм Әлфия Гыйзәтуллина котлау һәм бүләкләр тапшырдылар.

Кафия Исхак кызы ТАССРның Чистай районы Иске Ромашкино авылында туа. Урта мәктәпнең җиде сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында «Артель Путь» фабрикасында тегүче булып эшли. 1947 елда Бөек Ватан сугышы ветераны Сәгыйт Гайнетдин улы Сәгадиев белән гаилә кора. Лаеклы ялга чыкканчы Кафия Исхак кызы көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатында мастер булып эшли. 2000 елда Яр Чаллыга күчеп килә. Ире белән ике бала үстергәннәр, дүрт оныгы һәм җиде оныкчыгы бар.

Кафия Исхак кызы «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медале, «Хезмәт ветераны» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Әлфия Ахун кызы ТАССРның Тукай районы Суык-су авылында туа. Урта мәктәпнең 7 сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда төрле эшче булып эшли, торф чыгаруга йөри. 1958 елда Яр Чаллыга күчеп килә. 1962 елда Бөек Ватан сугышы ветераны Наил Габдулгани улы Нигъмәтовка кияүгә чыга. Лаеклы ялга чыкканчы «Камдорстрой» предприятиесендә эшли. Ире белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр, алты оныгы һәм 13 оныкчыгы бар.

Әлфия Ахун кызы «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медале, «Хезмәт ветераны» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Җомга, 18 декабрь 2020, 15:52