Якшәмбе, 30 июнь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Моношәһәрләрне үстерү фонды «Челны Холод» компаниясенә туңдырма цехының җитештерү куәтләрен арттыруга процентсыз займ бирәчәк. Займ суммасы 250 млн сум тәшкил итә. Әлеге килешүне РФ Икътисадый үсеш министры урынбасары, Моношәһәрләрне үстерү Фонды генераль директоры Ирина Макиева һәм «Челны Холод» финанс директоры Владимир Фролов имзалады.

Фонд акчалары хисабына туңдырманы фасовкалау һәмтөргәкләү өчен җиһазлар, вафля стаканчиклар һәм рожоклар сатып алыначак. Инвестпроектны гамәлгә ашыру эшләп торучы туңдырма җитештерү куәтләрен сизелерлек арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Инвестпроектны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча 20дән артык эш урыны булдырылачак, моношәһәргә 1 млрд.сумнан артык инвестицияләр җәлеп ителәчәк.

Җомга, 18 декабрь 2020, 16:51