Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районының Сидоровка поселогында Яңа ел чыршысын ачу уңаеннан бәйрәм чарасы узды. Чараның үзенчәлеге – Кыш бабайлар катнашында утлы шоу һәм флешмоб булды. Яңа ел мәйданында бәйрәм кәефе тудыру өчен барысы да эшләнде. Чыршыдан ерак түгел зур шугалак урнаштырылган иде. Яңа ел мәйданчыгын укучылар һәм мәгариф учреждениеләре студентлары ясаган кар сыннары бизәде.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов, Башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов, Комсомол районы администрациясе башлыгы Александр Кислов, Шәһәр Советы депутатлары Рубин Бадиков, Әбделхак Батюшов, Владислав Гаврилов Чаллы халкын якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар. Алар шәһәрдәшләребезгә бәхет, сәламәтлек, тынычлык һәм яңа елда татулык теләделәр.

Шимбә, 19 декабрь 2020, 08:20