Яр Чаллыда "Яңа ел казы" дип аталган бәйрәм тематик ярминкәләре старт
алды. Алар өч мәйданчыкта: Тукай яр буенда, "Төзүче" стадионы каршында,
Ипподром һәм "Южный" агросәнәгать паркы территориясендә узды.
Шәһәргә Татарстанның 18 муниципаль районыннан 13 тоннадан артык каз,
үрдәк, күркә, күркә-үрдәк, тавык ите китерелгән. Ярминкә мәйданчыкларында яңа ысланган, тозланган, туң казлар сатып алырга мөмкин
иде. Сатуда шулай ук ит-сөт продукциясе, яшелчә, казылык һәм икмәк-күмәч
әйберләре, бал, ярмалар, он, ашлык, балык, йомырка һәм башка бик күп авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим ителде. Чаллыга барлыгы 110 тоннадан артык авыл хуҗалыгы
продукциясе китерелгән.
«Южный» агросәнәгать паркы территориясендә тере чыршылар һәм наратлар
сәүдәсе оештырылды. Наратка уртача бәя 300-400 сум тәшкил итте. 1,8 метр
биеклектәге чыршыларны 600-700 сумга сатып алырга була иде.
Ярминкә мәйданчыкларында Татарстан Кулланучылар берлеге идарәсе рәисенең
инвестицион үсеш буенча урынбасары Тимур Сәйфуллин булды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 19 декабрь 2020, 13:53