Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Пәнҗешәмбе, 25 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда 20 декабрьдә «Яңа ел казы» бәйрәм алды тематик ярминкәләре үз эшен шәһәрнең өч мәйданчыгында дәвам итте, анда Татарстанның төрле районнарыннан кошчылар катнашты.

Шәһәргә 12 тоннадан артык каз, үрдәк, күркә, тавык ите китерелгән. Ярминкә мәйданнарында барлыгы 10 млн сумнан артык суммага 84 тоннадан артык авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим ителде.

Киләсе атнада 26 һәм 27 декабрьдә шулай ук бәйрәм алды тематик ярминкәләре һәм традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре өч даими мәйданда узачак.

Якшәмбе, 20 декабрь 2020, 17:08