Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Хәзерге вакытта Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең лабораториядә расланган 1 257 очрагы теркәлгән. Роспотребнадзор белгечләре тарафыннан сәүдә үзәкләрен, җәмәгать туклануы предприятиеләрен, белем бирү учреждениеләрен, шәхси медицина оешмаларын, сәүдә үзәкләрен, хостелларны, кунакханәләрне, кинотеатрларны, балалар уен бүлмәләрен санитар һәм эпидемиология нормаларын үтәү буенча тикшерү дәвам итә.

Яр Чаллының баш санитар табибы Илгизәр Бариев хәбәр иткәнчә, атна дәвамында 12 сәүдә предприятиесе, җиде җәмәгать туклануы предприятиесе, биш медицина оешмасы, ике мәктәп, сигез урта махсус белем бирү учреждениесе, өч даруханә, ике сәүдә үзәге тикшерелгән, ике сәнәгать предприятиесе – КАМАЗның структур бүлекчәләре буенча эш тәмамланган.
Наил Мәһдиев бинада нинди хокук бозулар ачыклануы белән кызыксынды.

"Без барлык җәмәгать туклануы һәм сәүдә предприятиеләренә күрсәтмәләр бирдек, пунктлар буенча аларның үз персоналына карата барысын да эшләргә тиешлекләрен яздык: фильтрны ничек үткәрергә, эш журналында бу турыда билгеләргә, хезмәткәрләрнең сәламәтлеге торышын эчке контрольдә тотарга тиеш. Тикшерүләр барышында барысының да тулысынча битлекләрдән йөрмәве, хезмәткәрләрнең битлек режимын үтәмәвен, атна саен дезинсекция эшләрен үткәрүне исәпкә алуын контрольдә тотмаган. Хезмәткәрләр, килүчеләргә хезмәт күрсәтсә дә, социаль дистанцияне үтәргә тиеш", - дип аңлатты Илгизәр Бариев.

 Шулай ук «Девист» стоматология клиникасында, Beauty Club косметология клиникасында, «Елена Мед» медицина клиникасында хокук бозулар ачыкланды.

"Роспотребнадзор таләпләрен ничек үтәмәскә була? Бу – юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кебек бит. Коронавирус белән безгә әле озак яшәргә туры киләчәк, бу озак тарих. Әмма без барыбыз да эшләргә телибез. Кече бизнес акча эшләргә тели. Сәламәтлек саклау өлкәсендә шәхси клиникалар, косметологиядә дә, ресторан бизнесында да эшләргә телиләр. Бер-беребезгә яңадан авыру йоктыру куркынычы бар, шуның аша барысын да ябуга ирешәчәкбез. Әгәр, сез куйган таләпләрне үтәмәсәк, бернинди хастаханәләр дә, бернинди дарулар да җитмәячәк", – дип мөрәҗәгать итте баш санитария табибына Наил Мәһдиев.

Дүшәмбе, 21 декабрь 2020, 09:14