Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллыда социаль ипотека программасы буенча 63/23 йортка тантаналы рәвештә күченү булды. Чаллылыларны өй туйлары белән котларга шәһәр мэры Наил Мәһдиев килде. Чарада ТР президенты каршындагы Дәүләт торак фондының башкарма директоры урынбасары Булат Гыйлманов, ТР Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Ринат Садыйков катнашты.

 "Бала туу, фатир алу – һәр гаилә өчен һәрвакыт истә калырлык вакыйгалар. Яңа ел алдыннан без бу шатлыкны сезнең белән уртаклашабыз! Һәр фатирда татулык хөкем сөрсен, балаларның шат авазлары яңгырап торсын. Якынлашып килүче Яңа ел белән! Тормышыгызда барысы да яхшы булсын!"- диде Наил Мәһдиев, чаллылыларны котлап.

Наил Мәһдиев шулай ук Чаллы төзүчеләренә эшләре өчен рәхмәт белдерде, быел Яр Чаллыда социаль ипотека программасы буенча 593 фатир тапшыру планлаштырыла, дип билгеләп үтте.

Билгеләп үтик, 5 подъездлы 10 катлы йортны генераль директор Мөнир Гайнуллов җитәкчелегендә «Домкор Строй» төзелеш компаниясе төзеде. 

Яр Чаллының 180 гаиләсе фатир алу бәхетенә ия булды. Алар-бюджет өлкәсе, Чаллы предприятиеләре хезмәткәрләре, табиблар, КАМАЗ хезмәткәрләре. Шулар арасында 2 нче шәһәр хастаханәсе хирургы Айнур Шәмсетдинов гаиләсе дә бар.

Алты гаилә «Яшь гаилә» программасы буенча, шул исәптән Дәүләтгалиевлар гаиләсе дә күченәләр. Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә 2020 елның июленнән яшь гаиләләргә ярдәм итү буенча яңа чара – социаль ипотека буенча ташламалы шартларда фатир алу мөмкинлеге гамәлгә ашырыла. Әлеге программа ярдәмендә бюджет өлкәсендә эшләүче яшь гаиләләр, шулай ук коммерция структураларында эшләүче шәхси эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр фатир сатып ала ала.

Ишегалдында йөрү зоналары оештырылган, төрле яшьтәге балалар өчен уен мәйданчыклары, спорт мәйданчыгы җиһазландырылган. Хәзерге вакытта 63/23 йорт ишегалдында 220 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелә. Киләчәктә Виктор Поляков урамында микрорайоннан 10 минутлык юлда трамвай линиясен төзү планлаштырыла.

Дүшәмбе, 21 декабрь 2020, 11:31