Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Орион» яшьләр үзәгендә яшь чаллылылар - күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар, шулай ук Автозавод районының сәләтле балалары өчен театральләштерелгән яңа ел программасын тәкъдим иттеләр.

Бәйрәм кунаклары өчен шулай ук төрле конкурслар оештырылды. Балалар Кыш Бабайга шигырьләр укыдылар. Чара ахырында барлык чакырылган кунаклар татлы бүләкләр алдылар.

Автозавод районы администрациясе тарафыннан барлыгы ташламалы категориягә кергән гаиләләрдә тәрбияләнүче 900дән артык баланы Яңа ел тамашаларына җәлеп итү һәм бүләкләр белән тәэмин итү планлаштырылган.

Дүшәмбе, 21 декабрь 2020, 13:23