Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлегенең 9 нчы филиалы, озакка сузылган Яңа ел бәйрәмнәре уңаеннан, чаллылыларга 2020 елның декабре өчен бала карау буенча билгеләнгән айлык пособиеләрне агымдагы елның соңгы числоларында түләү турында хәбәр итә.

РФ Хөкүмәтенең 21.04.2011 елның, 294 номерлы карарының 9 пункты нигезендә, филиалда бала карау буенча айлык пособие түләү турында гражданнарның филиал тарафыннан билгеләнмәгән мөрәҗәгатьләре булса, декабрь ае өчен әлеге гражданнарга күрсәтелгән пособиеләрне түләү 2021 елның 1 гыйнварыннан 15 гыйнварына кадәр башкарыла.

Реестрны формалаштырганда килеп туган барлык сораулар буенча филиалның электрон адресына мөрәҗәгать итәргә f9@ro16.fss.ru яки кайнар линия телефоннары буенча: 8(8552) 71-28-26, 70-70-04 шалтыратырга мөмкин.

Дүшәмбе, 21 декабрь 2020, 14:19