Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Орган залында узган мэр чыршысы 400гә якын баланы җыйды. Традицион Яңа ел бәйрәменә уку алдынгыларын, олимпиадаларда җиңүчеләрне, җәмәгать оешмалары активистларын, шәһәрнең гомуми белем бирү һәм коррекцион мәктәпләреннән, шулай ук аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны чакырдылар.

Чараны Наил Мәһдиев ачып җибәрде: «Тырышлыгыгыз, укуда, җәмәгать тормышында, спортта уңышларыгыз нәтиҗәсендә үзегезне, әти-әниләрегезне данлыйсыз, якыннарыгызны сөендерәсез. Сез бүген ирешкән нәтиҗәләр сезгә киләчәктә дә кирәк булыр, дип ышанам. Бу шул исәптән безнең шәһәр нәтиҗәләре дә. Без шундый акыллы һәм актив балаларыбыз булуы белән горурланабыз!» – дип сәламләде яшь чаллылыларны мэр.

Бәйрәм кунакларына «Новогодние приключения Кая и Герды» музыкаль театральләштерелгән программасын тәкъдим иттеләр.

 Тамаша ахырында балаларга бүләкләр тапшырылды.

 Быел мэр чыршысына 6300 бала киләчәк. Президент чыршысына 25 декабрьдә 300 Чаллы укучысы барачак. Президент чыршысына чакыруны бөтенроссия һәм республика конкурсларында, олимпиадаларында җиңүчеләр, балалар иҗтимагый оешмалары активистлары ала.

Дүшәмбе, 21 декабрь 2020, 17:05