Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашында 53 нче гомуми белем бирү мәктәбе территориясендә урнашкан хоккей корты ачылды. Боз мәйданчыгы монда 15 ел элек барлыкка килде, бүген ул Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Олег Николаев һәм Шәһәр Советы депутаты Андрей Елантьев ярдәме белән икенче тормышка ия булды. Шулай ук шугалак тирәли яңа светодиод яктырткыч пәйда булды.

Наил Мәһдиев мәктәп укучыларын һәм якын-тирә районнарда яшәүчеләрне шатлыклы вакыйга белән котлады: "Корт кешеләр өчен ясалган, спортчылар өчен генә түгел, бу микрорайонда яшәүчеләр кич белән бирегә балалар белән килеп шуа, яхшы кәеф белән ял итә алсын өчен дә. Сәламәт тәндә – сәламәт рух. Бу яхшы бозда, кортта һәрвакыт кәшәкәләр чыңлавы, балаларның шатлыклы авазы ишетелсен", - диде шәһәр башлыгы һәм барысына да спорт уңышлары теләде.

Шәһәрнең төрле районнарында барлыгы 30 хоккей корты һәм гомуми белем бирү мәктәпләрендә 30га якын кечкенә шугалак эшли. Быел шәһәрдә барлыгы 128,8 мең кв метр боз җәелгән.

Билгеләп үтик, быел Яр Чаллыда шәһәр халкы өчен "Медео", шәһәр Ипподромында, Азатлык мәйданында, Яр буе паркы мәйданында массакүләм шуу урыннары бар. Моннан тыш,тагын бер шугалак Сидоровка бистәсендә барлыкка килде.

Дүшәмбе, 21 декабрь 2020, 17:21