Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Мәҗинә Сабитова 95 яшьлек юбилеен һәм Бөек Ватан сугышы ветераны Бибихатыйма Фәлах кызы Әлмиева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтәләр. Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән юбилярларга Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары Татьяна Скибина һәм территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Сергей Хохлов котлаулар җиткерделәр һәм бүләкләр тапшырдылар.

Мәҗинә Сабитова ТАССРның Минзәлә районы Кичнарат авылында туа. Урта мәктәпнең җиде сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында Казанның С.П. Горбунов исемендәге заводында эшли. 1953 елда Бөек Ватан сугышы ветераны Мөбарәк Хәнәфи улы Сабитовка кияүгә чыга. Лаеклы ялга чыкканчы шахтада эшли. 1981 елда Яр Чаллыга күчеп килә. Ире белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр, дүрт оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар.

Мәҗинә Сабитова Бөек Ватан сугышы ветераны – тыл хезмәтчәне. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Бибихатыйма Фәлах кызы Әлмиева ТАССРның Мамадыш районы Түбән Шандыр авылында туа. Урта мәктәпнең биш сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда төрле эшче булып йөри. 1953 елда Бөек Ватан сугышы ветераны Рәкыйп Әлмиевка кияүгә чыга.1971 елда гаилә Яр Чаллыга күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Бибихатыйма Фәлах кызы «ПОПАТ» предприятиесендә эшләгән. Ире белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр, өч оныгы бар.

Бибихатыйма Фалях кызы – Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медале, «Хезмәт ветераны» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Дүшәмбе, 21 декабрь 2020, 17:16