Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда РФ Пенсия фондының 30 еллыгы уңаеннан тантаналы чара узды. Пенсия фонды идарәсе хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән шәһәр мэры Наил Мәһдиев котлады.

Ул идарә коллективына нәтиҗәле эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде: "Хезмәт эшчәнлеген тәмамлаган   һәр кеше сезгә мөрәҗәгать итә. Мәгълүмати технологияләр һәм цифрлаштыру үсешенә карамастан, сезгә килә торган кешеләр белән төп эшләүче булып – белгеч тора. Сезгә авыр, әмма бик тә мөһим һәм җаваплы эшегездә чиксез сабырлык телим", - диде мэр.

Наил Мәһдиев шулай ук өлкән буын чаллылыларны компьютер грамоталылыгына өйрәтү буенча Пенсия фонды тарафыннан башкарыла торган эшне дә билгеләп үтте: "Өченче буын университеты ярдәмендә өлкән буын шәһәрдәшләребез яңа белемнәргә, заманча коммуникация чараларына ия, Интернет аша коммуналь һәм башка төр хезмәтләр өчен түлиләр, бер-берсе белән аралашып яшиләр".

Яр Чаллыда 150 меңнән артык пенсионер яши, шуларның 37 меңе хезмәт эшчәнлеген дәвам итә. Әйтергә кирәк, Россия Пенсия фондының Чаллы идарәсе Россиядә иң зурлардан санала. Бүген шәһәрнең Пенсия фонды идарәсендә 420 хезмәткәр эшли. Уртача алганда, идарә ел саен 10 мең пенсия билгели, 50 меңнән артык пенсионерга пенсияләрне яңадан исәпләнә.

2008 елдан бирле Яр Чаллы шәһәрендә Пенсия фонды идарәсен Эдуард Фәттахов җитәкли: "Залда Пенсия фонды оешкан көннән бирле эшләүче коллегаларым бар. Наил Гамбәрович безне социаль атмосфера тудырабыз, ди. Эшебезне югары бәяләгән, безгә эшләргә уңай шартлар тудырган өчен шәһәр җитәкчелегенә зур рәхмәт белдерәбез", – диде ул.

Тантана кысаларында Наил Мәһдиев шәһәр Пенсия фондының иң яхшы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды.

Бүген Россия Федерациясе Пенсия фонды – социаль тәэмин итү өлкәсендә дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең иң эре федераль системасы. Фонд белгечләренең көндәлек эше Россиянең һәр гражданына пенсия билгеләү, яңадан исәпләү һәм үз вакытында түләүне аның пенсия хокуклары нигезендә тәэмин итә.

Чарадан тулы фоторепортажны "Яр Чаллы шәһәре администрациясе"нең Вконтактындагы рәсми төркемдә карарга мөмкин.

Сишәмбе, 22 декабрь 2020, 13:06