Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын гамәлгә ашыру дәвам итә. Узган ял көннәрендә «Прибрежный» паркында шәһәрнең спорт мәктәпләре һәм «КАМАЗ» ГАҖ хезмәткәрләре чаңгыда йөрү буенча нормативларны үтәделәр. Салкын һава торышына карамастан, чарада 25тән артык кеше катнашты. Дистанциянең күләме катнашучыларның яше буенча 2-5 км тәшкил итте. 2020 елда Яр Чаллыда нормативларны үтәүдә 6 яшьтән 70 яшькә кадәр һәм аннан өлкәнрәк 10 меңнән артык кеше катнашты.

Нормативларны кабул итү мәсьәләсе буенча физик культура һәм спорт идарәсенә 30-56-75 телефоны буенча яки Яр Чаллы шәһәрендә ГТО бөтенроссия физкультура-спорт комплексын гамәлгә ашыру буенча координаторга 89503184177 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Сишәмбе, 22 декабрь 2020, 14:44