Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллының Замелекесье микрорайонында бүген беренче тапкыр яңа ел чыршысы ачылды. Тантаналы чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов, шулай ук Комсомол районы башлыгы Александр Кислов катнашты.

Наил Мәһдиев халыкны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады: "Микрорайон үсә. Без алга таба да монда җитди финанс ресурслары кертәчәкбез. Мәктәпләр, балалар бакчалары төзелде. Бер ай элек кенә без биредә трамвай линиясе ничек узачагын карадык. Микрорайонны үстерү өчен безнең яхшы, перспективалы планнарыбыз бар", - диде шәһәр башлыгы.

Җавап сүзе итеп 39 нчы мәктәп укучылары Сәид һәм Амалия чыгыш ясадылар.

Бәйрәм кунаклары өчен шәһәрнең иҗат коллективлары чыгыш ясады.

Сишәмбе, 22 декабрь 2020, 19:56