Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллының сәүдә-сәнәгать палатасында КБО җитәкчеләре «Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешма 2020нең иң яхшы практикалары» шәһәр башкарма хакимияте вәкилләре катнашында очраштылар.Үз проектларын «Яр Чаллы шәһәренең иң яхшы социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмасы» конкурсында җиңүчеләр тәкъдим итте.

Конкурс эшләрен карау нәтиҗәләре буенча «Безнең мирас» номинациясендә - «Ватан уллары» балалар һәм яшьләргә физик культура, спорт һәм патриотик тәрбия бирү буенча төбәк үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы лидерлык позициясен яулады. «Татулык һәм үзара хезмәттәшлек» номинациясендә  – «Стильле традицияләр» кулдан бизәп туку остаханәсе» автоном коммерциячел булмаган оешмасы җиңеп чыкты. «Экология» номинациясендә – Яр Чаллы шәһәре Үзәк районының «13 комплекс» территориаль иҗтимагый үзидарәсе, шулай ук «Безнең шәһәр» номинациясендә – Чаллы шәһәре Автозавод районының ТИҮ үсешенә ярдәм итү Ассоциациясе җиңүче дип табылды.  

«Атмосфера» интеллектуаль-креатив шәхес үсешенә ярдәм итү үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы «Шәһәр балалары һәм яшьләре» номинациясендә лидер дип танылды. «Үзенчәлекле» балалар белән эшләүдә бу юлы «Игелек планетасы» инвалид балаларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы иң яхшысы дип табылды.

Конкурс номинантлары арасында шәһәрнең сәүдә-сәнәгать палатасы – «Содействие» үзәге дә бар иде. Оешма директоры Полина Петровага ССПның әгъзалар билеты, шулай ук башка истәлекле бүләкләр тапшырылды. Аудитория алкышлары астында финалистлар бүләкләнде, ә калган катнашучылар сертификатлар алдылар.

Чәршәмбе, 23 декабрь 2020, 09:16