Яр Чаллыдан MAXX үзәгенең BRP командасы пилотлары Максим Белотелов һәм
Александр Поляков белән бергә Россия рекордлар китабына үз исемен язды. Пилотлар Яр Чаллыдан, Бурятия Республикасындагы Байкал күленә – «Байкальская Миля» тизлек фестивален үткәрү урынына кадәр 5 меңнән артык км араны уздылар. Команда Can-Am Maverick X RC Turbo R мотовездеходында 156,45 км/сәгатькә
кадәр тизлек белән, АКШ һәм Россиядән профессиональ судьялар комиссиясе теркәгән
тизлек рекордын куйды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 23 декабрь 2020, 10:31