Мы в социальных сетях

Яр Чаллы депутатлары Шәһәр Советы биш даими комиссиясенең уртак утырышын уздырды, анда муниципаль берәмлегенең вәкиллекле органының булачак утырышы көн тәртибен карадылар. Чара шәһәр мэры Наил Мәһдиев рәислегендә узды.

Көн тәртибендә җиде мәсьәлә торды. Башта финанс идарәсе башлыгы Светлана Мулекова шәһәр бюджетына кертелә торган үзгәрешләр турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы бюджетыннан кергән бюджетара трансфертларны исәпкә алырга кирәк. Шулай итеп, Яр Чаллы шәһәренә педагогик хезмәткәрләргә – яшь белгечләргә айлык стимуллаштыру өстәмәләрен түләүгә 8 млн 97 мең сум акча бүлеп бирелгән, физик культура, массакүләм спортны үстерү, рәсми физкультура-сәламәтләндерү һәм спорт чараларын үткәрүне оештыру өчен шартлар тәэмин итүгә бәйле чараларны тормышка ашыруга 992 мең сум акча күчерелгән; «Безнең иң яхшы методист» һәм «Безнең иң яхшы укытучы» грантларын түләүгә – 7 млн 39 мең сум; студентларга айлык стипендияләр бирүгә – 6 млн 990 мең сум акча; яшьләр сәясәте муниципаль учреждениеләре тармак белгечләренең хезмәт хакын арттыру белән бәйле чараларны гамәлгә ашыруга – 6 млн 748 мең сум; тренер-укытучылар һәм спортчы-инструкторларга ярдәм итү өчен 9 млн 268 мең сум акча юнәлдерелгән.

Моннан тыш, депутатлар IV чакырылыш Шәһәр Советының дүртенче утырышын үткәрү датасын расладылар, шәһәр Уставына үзгәрешләр кертү, шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү буенча ачык тыңлаулар билгеләү, җирле салымнар буенча пенилар һәм штрафлар буенча бурычларны түләттерү, 2021 елга Шәһәр Советының якынча планы турында фикер алыштылар.

Чәршәмбе, 23 декабрь 2020, 15:28