Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Анатольевич Потапов 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче котлаулар кабул итте. Николай Анатольевич Мамадышта эшчеләр гаиләсендә туа. Әтисе МТС механигы, әнисе – балалар бакчасы тәрбиячесе булып эшләгән. Мәктәпкә сигез яшьтән китте, 10 сыйныфны тәмамлый. Сугыш вакытында Саратов хәрби заводында эшли, анда сугыш кирәк-яраклары чыгарыла. 1950 елда аны Совет Армиясенә алалар. Кайткач, Николай Анатольевич төзелеш оешмасына сметчик булып эшкә урнаша. Аннары Саратовка китеп, авыл хуҗалыгы машиналары чыгару заводына эшкә урнаша. Аннары Тольяттига, ә аннан Яр Чаллыга күчеп килә. КАМАЗда 1977 елга кадәр эшли. Аннары аны Чабаксарга, трактор заводы төзелешенә җибәрәләр. Николай Анатольевич коррдинатчик булып эшли.

1991 елда лаеклы ялга китә һәм гаиләсе белән Яр Чаллыга күчеп килә.

Чәршәмбе, 23 декабрь 2020, 13:55