Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Гринта»ның төбәк операторы ике ай дәвамында мәктәп укучылары җыйган 2514 кг батарейканы эшкәртүгә җибәрелде. Батарейкалар Чиләбегә озатылачак, анда аларны эшкәртү буенча якындагы завод урнашкан.

Татарстанның көнчыгыш зонасында батарейкалар җыю нокталары «Гринта»га хезмәт күрсәтүче 23 муниципаль районның һәрберсендә оештырылды. Региональ оператор тарафыннан барлыгы тугыз тонна батарейка чыгарылган. Бу узган ел белән чагыштырганда 2,5 тоннага күбрәк. Акция Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм Дюрасел Раша компаниясе ярдәме белән уку елы азагына кадәр дәвам итәчәк. Нәтиҗәләр июнь аенда ясалачак. Иң актив катнашучыларны кыйммәтле призлар белән бүләкләячәкләр. Искәртеп узабыз, узган ел «Гринта» максималь санда батарейкалар җыйган мәктәпләргә компьютерлар бүләк иткән иде.

Чәршәмбе, 23 декабрь 2020, 14:44