Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы 2016 елдан 2020 елга кадәр МСП Корпорациясе ярдәме белән 8,9 млрд сум (хупланган проектларның 81%) җәлеп иткән. Бу хакта РФ Икътисадый сәясәт, сәнәгать һәм инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитетының Моношәһәрләрне тотрыклы үстерү буенча Экспертлар советының йомгаклау утырышында хәбәр ителде.

Яр Чаллы шулай ук 2020 елда МСП субъектлары теркәлгән, эре заказчылар белән 7,27 млрд сумлык килешүләр төзегән моношәһәрләр арасында. Автокала белән беррәттән Каспийск (Дагыстан Республикасы), Тольятти (Самара өлкәсе), Магнитогорск (Чиләбе өлкәсе), Павлово (Түбән Новгород өлкәсе) лидерлыкка чыкты. Утырышта шулай ук МСП Бизнес-навигаторы порталының эш нәтиҗәләре дә тәкъдим ителде. Әлеге сервисны куллануның иң активлыгы Яр Чаллыда билгеләнде.

Чәршәмбе, 23 декабрь 2020, 17:41