«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе хәйрия акциясе уздырдылар, аның барышында республика хастаханәләрендә коронавирус инфекциясеннән дәваланучы балаларга бүләкләр тапшырылды. Видеоконференция режимында узган чарада муниципалитетларның хатын-кыз депутатлары һәм Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама балалар хастаханәләренең баш табиблары катнашты.
ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Мәрхәмәт-Милосердие» депутатлар берләшмәсе
җитәкчесе Татьяна Ларионова бүгенге шартларда хәйрия эшчәнлеге безнең
республикада тормыш нормасына әверелә, дип билгеләп үтте.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 23 декабрь 2020, 17:20