Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мобиль кушымта – гадәттән тыш хәлләр һәм һәлакәтләр килеп чыккан очракта гамәлләр буенча шәхси ярдәмче уйлап тапты. «Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы» мобиль кушымтасы мәгълүмати-аналитик үзәк белгечләре тарафыннан эшләнгән һәм Google Play, App Store онлайн-кибетләрендә iOS һәм Android операцион системаларында эшләү өчен бушлай яздыру мөмкинлеге бар.

Сервис кулланучының шәхси ярдәмчесе буларак эшләнгән һәм ул өлкәннәр арасында да, үсеп килүче буын арасында да куркынычсыз тәртип культурасын формалаштыруга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Кушымтада кулланучыга коткару хезмәтен чакыру, шулай ук кирәк булган очракта үзеңнең кайдалыгыңны күрсәтә ала торган геолокацияне билгеләнгән. Тулырак мәгълүмат алу өчен кулланучы һәрвакыт оператив рәвештә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми интернет-порталы сәхифәсенә күчә ала. «Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы» мобиль кушымтасы үз эченә файдалы мәгълүматлы рубрикаларны гына түгел, интерактивларны да ала.

Киләчәктә кушымтада яңалыклар тасмасы һәм начар һава торышы күренешләре, шул исәптән шторм кисәтүләре турында онлайн-мәгълүмат биреләчәк. Моннан тыш, туристик төркемнәрне теркәү буенча функционал да өстәләчәк.

Чәршәмбе, 13 гыйнвар 2021, 10:20