Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе хәбәр иткәнчә, ял көннәрендә, 26 һәм 27 декабрьдә, республикада һава торышы сизелерлек начарланачак. Актив атмосфера фронтларын узганда 26 декабрьдә көндез һәм 27 декабрьдә
тәүлек дәвамында көньяктан секундына 16-21 метр тизлектә көчле җил, кар һәм күз күреме начараю белән буран көтелә. Юлларда кар көртләре булуы ихтимал. Температура: 26 декабрьдә төнлә -12..-17°, көнчыгыш районнарда аязган
вакытта -22°, көндез -6..-11°, көнчыгышта -14° кадәр; 27
декабрьдә төнлә -8..-13°, көндез -2..-7°.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 24 декабрь 2020, 08:14