Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны – Константин Константинович Крышталь 95 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте. Константин Константинович Бөек Ватан сугышы ветераны, Бөек Ватан сугышы инвалиды. Белоруссиянең Гомель өлкәсендә туган. Урта мәктәпнең сигез сыйныфын тәмамлый. Әтисе милиционер булып эшләгән, әнисе хуҗабикә булган.

1943 елда армиягә алына. Ерак Көнчыгышта элемтәче булып хезмәт итә. 1945 елда күкрәгенә авыр яралану ала. Җиңү көнен Көнчыгыш Пруссиядә каршылый. Сугыштан соң Белоруссиягә кайта. Минск трактор заводында эшли. 1954 елда гаилә кора, тормыш иптәше белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Константин Константиновичның 6 оныгы һәм 3 оныкчыгы бар. 2010 елда кызы гаиләсенә Яр Чаллыга күчеп килә. «СССР Кораллы Көчләренә 50 ел», «Жуков» медале, «Хезмәт Кызыл Байрагы», «II дәрәҗә Ватан сугышы» орденнары, «1941-1945 еллар фронтовигы» билгесе, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Пәнҗешәмбе, 24 декабрь 2020, 11:19