Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов республика муниципаль районнары вәкилләренә яңа мәктәп автобусларыннан ачкычлар тапшырды.

Чара Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасы каршындагы мәйданда узды. Анда Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев катнашты. Яр Чаллы балаларны имин йөртү өчен барлык кирәкле җиһазлар белән җиһазландырылган мәктәп автобусы алды.

"Бу федераль ярдәм, Владимир Путин кушуы буенча, Хөкүмәт карары нигезендә 70 автобус алабыз. Бүген 800дән артык автобус балалар өчен эшли", - дип билгеләп үтте президент.

Искәртеп узабыз, узган атнада Рөстәм Миңнеханов чаллылыларга балаларны йөртү өчен билгеләнгән өч микроавтобустан ачкычлар тапшырган иде.

Пәнҗешәмбе, 24 декабрь 2020, 13:54