Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Наил Мәһдиев бер сәгатьтән артык чаллылыларның сорауларына җавап бирде. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, шәһәр халкы мэр адресына социаль челтәрләрдә үз мөрәҗәгатьләрен калдырдылар. Шәһәр халкын борчыган сораулар җәмәгать транспортын оештыру, юлларны ремонтлау, ишегалларын төзекләндерү, экология һәм башка актуаль темаларга кагылды.

Җавапларның берсе барышында Наил Мәһдиев җәмәгать транспортын үстерү планнары белән уртаклашты: "Ел ахырына кадәр шәһәр маршрутларында МАЗ-206 автобуслары барлыкка килә, шәһәргә өстәмә рәвештә 10 автобус килә, яңа елдан соң без тагын 10 МАЗ-206 автобусын сатып алуга ставка ясыйбыз, моның өстенә без Мәскәү компанияләре белән эшлибез. Гыйнвар-февраль айларында өстәмә 40 зур сыйдырышлы автобус барлыкка киләчәк. 2021 елның беренче яртыеллыгында без җәмәгать транспорты ароблемасын тулысынча хәл итәрбез дип уйлыйм", – диде Наил Мәһдиев.

Наил Мәһдиев шулай ук шәһәр җитәкчелеге трамвай челтәрен үстерү бурычын куя дип билгеләп үтте.

Социаль челтәрләрдән файдаланучыларның берсе Шамил Усманов урамын ремонтлауны дәвам итү белән кызыксынды.

"Ел саен без Шамил Усманов урамын этаплап ремонтлыйбыз һәм бу эшләрне сыйфатлы итеп башкарабыз. Урамның бер өлеше калган, анда төзелеш бара. 2021-2022 елларда барлык төзелеш эшләре тәмамланганнан соң, капиталь ремонтны төгәлләргә ният бар. Өстәмә парковка урыннары җиһазландырылачак, заманча яктырту урнаштырылачак. Монда бернинди шик юк", - дип ассызыклады мэр.

Эфирның тулы трансляциясен биредә карарга мөмкин.

Пәнҗешәмбе, 24 декабрь 2020, 16:09