Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллыда 306 бала Республика Яңа ел чыршысында катнашачак. Алар – мәктәп укучылары, иҗтимагый оешмалар лидерлары һәм активистлары, олимпиада һәм конкурсларда җиңүчеләр, уку алдынгылары һәм башкалар. Быел республика чыршысы 20 нче тапкыр узачак. Традиция буенча бәйрәм программасы Казанда «Татнефть-арена»да бүген, 25 декабрьдә, узачак. Анда бөтен республикадан 8 меңнән артык бала – фән олимпиадаларында, спорт ярышларында, иҗади конкурсларда җиңүчеләр, шулай ук авыр тормыш хәлендә калган балалар катнашачак.

Чара эпидемиологик куркынычсызлыкның барлык чараларын үтәп башкарыла. Традиция буенча яшь тамашачыларны котларга Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов киләчәк. Бәйрәмнең төп кунаклары «Dabro» төркеме булачак.

"Быел Республика чыршысының төп темасы - игелеклелек. Битараф булмаган кешеләрнең көннән-көн арта баруына без бик шат. Быел шуны аңладык: без бергә булганда, барысын да җиңеп чыга алабыз. Яңа ел әкиятенең сюжеты бик реалистик, чөнки Кыш бабайның яше 65+ булу сәбәпле, эпидемиологик чикләүләр сәбәпле ирекле хәрәкәт итүдә каршылыклар килеп чыгудан башлана", - дип билгеләп үтте ТРның яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов.

Бәйрәм программасы ахырында һәр тамашачы татлы бүләк алачак.

Җомга, 25 декабрь 2020, 09:04