Быел социаль ипотека программасы буенча Яр Чаллыда ике торак йорт төзелде: 63/23 һәм 63/21, 594 фатирга исәпләнгән. Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең гаиләләре, яшь гаиләләр, шулай ук төзелешне инвестицияләүче предприятиеләр хезмәткәрләре үзләренең торак шартларын яхшыртачак.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бу атнада 63/23 йортын куллануга тапшыру булды, 11 подъездлы 63/21 йорты тапшырылырга әзерләнә.
"63 микрорайонда төзелеш дәвам итә, 625 фатирга исәпләнгән 63/16, 63/20 йортлар төзелеше башланган. Әлеге йортлар 2021 елда файдалануга тапшырылачак", - дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илмир Исхаков.
Билгеләп үтик, хәзерге вакытта «социаль ипотека» программасы буенча торак алу чиратында Чаллының 1 388 гаиләсе тора.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 25 декабрь 2020, 11:44