Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда медицина хезмәткәрләрен вакцинацияләү буенча эш алып барыла. Инде 50дән артык медик COVID-19дан прививка ясаткан. Бу хакта сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев матбугат конференциясе барышында хәбәр итте: "Вакцина ясатканнан соң табиблар эшләвен дәвам итәләр. Бу исәптән бернинди каршылыклар да юк. Әлбәттә, күзәтү эшләре алып барыла, үз-үзеңне тикшерү дә башкарыла. Стандарт сораштырулар, видеокүзәтү көндәлекләре бар, алар тутырыла", - дип билгеләп үтте ул.

Александр Николаев шулай ук коронавирусны дәвалау өчен бушлай дарулар бирү процессы турында сөйләде: «Куелган диагнозлы һәм COVID-19га шикле пациентларга препаратлар бирелә. Бу эш бүгенге көндә дә дәвам итә», – дип аңлатты ул.

Александр Николаев шулай ук шәһәрнең барлык сәламәтлек саклау оешмаларында – 5 нче шәһәр хастаханәсендә, ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә, 2 нче шәһәр хастаханәсендә компьютер томографиясе аппаратлары эшләвен билгеләп үтте. Йогышлы авырулар хастаханәсендә төзелеш һәм көйләп җибәрү эшләре тәмамланган. Хәзер рөхсәт документларын алу, персоналны укыту процессы бара.

23 декабрьгә Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең лабораториядә расланган 1 294 очрагы теркәлгән.

Җомга, 25 декабрь 2020, 11:43