Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда 23 декабрьгә 1294 яңа коронавирус инфекциясенең лабораториядә расланган очрагы теркәлгән. Күрсәткеч 100 мең кешегә 242,3 тәшкил итә, бу республика буенча уртача күрсәткечтән 24,2 процентка түбәнрәк. Әлеге мәгълүматларны Роспотребнадзорның Чаллыдагы территориаль бүлеге җитәкчесе Илгизәр Бариев җиткерде.

Медицина күзәтүе астында 119 кеше тора. 7273 граждан, медицина күзәтүенең вакыты чыгу һәм сәламәтләнү белән бәйле рәвештә исәптән төшерелде.

Баш санитар табиб Илгизәр Бариев сүзләренә караганда, агымдагы сезонда грипп теркәлмәгән: "ОРВИ белән авыручылар саны декабрь аенда агымдагы елның ноябрь ае белән чагыштырганда 8 процентка артыграк. Әмма без моны сезонлы үсеш белән бәйлибез. Безнең шәһәр халкын вакцинацияләү төгәлләнде. Мин шуны әйтәсем килә, без грипп буенча алынган вакциналарны 100%ка кулландык. Халыкның 60 %ы гриппка каршы прививка ясаткан".

Җомга, 25 декабрь 2020, 12:17