Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Пенсия фонды идарәсе хәбәр иткәнчә, Россия Банкы, килеп туган эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, пенсияләрне һәм һәм башка социаль түләүләрне 2021 елның «Мир» илкүләм түләү системасы карталарына мәҗбүри күчерү 1 июленә кадәр озайтты.

Исегезгә төшерәбез, бу таләп пенсия һәм башка социаль түләүләр алучы гражданнарга гына кагыла.

Бу таләп почта элемтәсе бүлекләре аша, пенсияләр китерү белән шөгыльләнүче башка оешмалар аша, кредит оешмаларында счетларга (кертемгә), ягъни банк картасыннан башка түләүләргә кагылмый. Алар өчен берни дә үзгәрмәячәк, пенсияләр элеккеге кебек үк схема буенча биреләчәк.

ПФРга счетның яңа реквизитларын РПФ сайтында һәм дәүләт хезмәтләре порталында «Гражданинның шәхси кабинеты» аша, шулай ук КФҮ яки ПФР территориаль органында гариза биреп, пенсияне электрон рәвештә китерү ысулын сайлау яки аны үзгәртү аша тапшырырга мөмкин.

Сишәмбе, 12 гыйнвар 2021, 11:06