28 декабрьдән Чаллы укучылары өчен кышкы каникуллар башлана. Алар 10
гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Бу чорда өстәмә белем бирү
учреждениеләрендә төрле яшьтәге укучылар өчен 78 чара планлаштырылган.
«Бу чараларны аз санда балалар белән саф һавада үткәрергә тырышабыз. Гадәттә бу бер сыйныфны җәлеп итеп үткәрелүче чара», - дип ачыклык кертте мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, кышкы каникуллар чорында Чаллы укучылары
өчен шәһәр яны лагерьлары да оештырылачак. Бу - «Саулык», «Росинка»,
«Солнышко» сәламәтләндерү учреждениеләре.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 25 декабрь 2020, 13:55