Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәрдә мэрның Яңа ел чыршылары дәвам итә, аларга балалар иҗтимагый оешмалары активистлары, республика, бөтенроссия ярышлары җиңүчеләре, призерлары һәм уку алдынгылары чакырыла. Бүген мэр чыршысы Аяз Гыйләҗев исемендәге татар драма театрында узды. Анда Чаллының 135 укучысы өчен татар телендә «Тыпырдык» спектакле тәкъдим иттелде.


Бәйрәм кунакларын шәһәр мэры Наил Мәһдиев котлады: "Бүген бу матур, яңартылган, яңа диярлек татар драма театрында, узып баручы 2020 елны  озатырга, яхшы теләкләр белән якынлашып килүче 2021 елны каршыларга җыелдык. Без барыбыз да узып баручы елның нинди катлаулы булуын беләбез. Әмма тормыш авырлыкларына карамастан, сезнең әти-әниләрегез, сез үзегез, яхшы уку, яхшы нәтиҗәләргә ирешү өчен барысын да эшләдегез. Без, өлкәннәр, әти-әниләрегез белән бергә, сезнең уңышлар өчен чын күңелдән куанабыз. Биредә бик актив малайлар һәм кызлар җыелган, алар яхшы укыйлар, олимпиадаларда, төрле конкурсларда катнашалар, призлы урыннар яулыйлар һәм лауреат булалар. Бу теләсә-кайсы әти-әни өчен бәхет түгелме. Бүген рәхмәт сүзләрен, беренче чиратта, сезгә рәхмәт сүзләрен әйтү бик күңелле. Уку, конкурслар һәм лидерлык, бу, һичшиксез, зур хезмәт.  Четрекле хезмәт дияр идем мин. Сезнең хезмәт, һичшиксез, яхшы нәтиҗәләр белән бәяләнә".

Быел мэр чыршысына 6300 бала киләчәк. Барлык катнашучылар да татлы бүләкләр алачак.

Җомга, 25 декабрь 2020, 13:45