Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллыда быел социаль объектлар төзелешенә һәм капиталь ремонтка 9 млрд сум тирәсе акча тотылган. Шәһәрдә социаль объектларны төзү һәм капиталь ремонтлау өлкәсендәге эш нәтиҗәләре турында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илмир Исхаков сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, 2020 елга планлаштырылган барлык эре проектлар пандемиягә карамастан гамәлгә ашырылган.

Торак төзелеше буенча 26 күп фатирлы торак йорт төзелде, 238 мең кв м торак файдалануга тапшырылды. 2020 елда индивидуаль торак төзелеше күләме 47,682 мең кв м тәшкил иткән. Исегезгә төшерәбез, быел Чаллыда алданган өлешчеләр проблемасы тулысынча хәл ителде. "Евростиль" компанияләр төркеме – 65/10 торак йорт, "Профит" компанияләр төркеме 65/06 йорт төзелешен тәмамлады. 65/03 торак йортның өлешчеләр проблемасы (2,3 чират) алданган гражданнарга "Домкор" компаниясе ярдәме белән фатир бирү юлы аша хәл ителде.

2020 елда Яр Чаллы шәһәр өчен гомуми суммасы 9 миллиард сум тәшкил иткән объектларны төзү, капиталь ремонтлау һәм реконструкцияләү буенча 14 федераль һәм республика программаларында катнашты. Шулай итеп, «КАМАЗ» ААҖнә 50 ел тулу кысаларында 2, 2 млрд сумлык Республика клиник онкология диспансерын төзү тәмамланды.

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Гренада паркы территориясендә 333 млн сумлык ясалма өслекле «Победа» футбол манежы төзелде. Шул ук программа буенча Җиңүнең 40 еллыгы урамында 313,8 млн сумлык ясалма бозлы ябык шугалак барлыкка килде.

«Демография» илкүләм проектларын һәм «спорт-тормыш нормасы» региональ проектын тормышка ашыру кысаларында «Юбилейный» йөзү бассейны файдалануга тапшырылды. Агымдагы елда 660 урынга исәпләнгән өч балалар бакчасы төзелде, барлыгы 691 млн сумлык.

Чаллы төзүчеләре тарафыннан социаль әһәмиятле һәм белем бирү учреждениеләрен ремонтлау буенча зур эш башкарылды. Аяз Гыйләҗев исемендәге Татар драма театрын урнаштыру өчен элеккеге «Строитель» мәдәният йорты бинасын реконструкцияләү төгәлләнде,«Энергетик» мәдәният сарае, балалар театр сәнгате мәктәбе һәм Салих Сәйдәшев исемендәге 6 нчы балалар музыка мәктәбе ремонтланды. Мәктәпкәчә белем бирү объектларын капиталь ремонтлау республика программасы буенча 296,4 млн сумлык биш балалар бакчасы ремонтланды.

2020 елда Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче номерлы гимназиягә, И. Маннанов исемендәге 82нче кадет мәктәбенә, 87 нче һәм 46 нчы мәктәпләргә ремонт ясалган.

Җомга, 25 декабрь 2020, 14:37