Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев «Триада» тегү ательесында булды. Компания җитәкчесе Гөлсинә Садриева сөйләвенчә, кием җитештерү базарында алар инде 29 ел эшчәнлек алып бара. Предприятие мәктәп һәм һөнәри форма, корпоратив сәхнә киеме тегү буенча махсуслашкан, шулай ук тукымаларны күпләп-ваклап сату белән шөгыльләнә.

Исегезгә төшерәбез, ателье җитәкчелеге мэрга җитештерү биналары алуда ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать иткән иде. Тәкъдим 9 декабрьдә шәһәр башлыгының эшмәкәрләр белән очрашу барышында яңгырады. Наил Мәһдиев әлеге мәсьәлә буенча фикер алышу өчен предприятиегә шәхсән барырга вәгъдә бирде.

Коллективта ике сменада 67 хезмәткәр эшли. Быел алар медикларны 13 мең саклагыч костюм һәм 75 мең данә битлек белән тәэмин иткән. Наил Мәһдиев «Триада» коллективына башкарылган эшләре өчен рәхмәт белдерде, алар җитештерә торган продукциянең сыйфатын югары бәяләде: «Триада» коллективы саклагыч битлекләр һәм саклагыч костюмнар белән тәэмин итү өчен барысын да эшләде. 75 меңнән артык битлек тегелде, ул чакта илдә аларга ихтыяҗ зур иде».

Осталар учреждениеләр өчен корпоратив кием-салым, иҗат коллективлары өчен милли киемнәр тегәләр. Әйтик, «Триада» «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә катнашучыларга костюмнар тегә. Дәүләт заказларының электрон мәйданчыкларында эшләү нәтиҗәсендә ателье республикадан гына түгел, бөтен Россиядән дә заказчылар белән хезмәттәшлек итә.

Мэр Яңа шәһәрнең 17 нче микрорайонында урнашкан ателье бүлмәләрен карады.

Башкарма директор Гөлназ Садриева үсеш проектын тәкъдим итте. Тегү предприятиесе хезмәткәрләр штатын 150 кешегә кадәр арттырырга һәм җитештерү биналарының мәйданын киңәйтергә, шулай ук тегү тармагы белгечләрен әзерләү өчен уку-укыту үзәген ачарга планлаштыра. "Триада" өстәмә җитештерү биналары төзү өчен үз финанс ресурсларын кертергә әзер. Уңыш шунда ки, менә шундый зур булмаган предприятиеләр бар, алар үзгәрә торган базарга тиз арада ияләшеп китәләр, югары сыйфатлы һәм кирәкле продукция җитештерү белән шөгыльләнәләр. Әлбәттә, коллективның амбициоз планнары муниципалитет, шәһәр мэры тарафыннан хупланачак", – дип нәтиҗә ясады Мэр.

Җомга, 25 декабрь 2020, 18:12