Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәрендә Тукай муниципаль районының махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Сәүдә рәтләре «Энергетик» мәдәният сарае территориясендә оештырылды. Ярминкәгә шәһәр мэры Наил Мәһдиев килде. Ул тәкъдим ителгән продукция ассортименты белән танышты.

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан 4 ярминкә мәйданчыгында бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде. Чаллылылар бәйрәм табынына актив рәвештә сыер ите, дуңгыз ите, үрдәк, каз ите, яшелчә, йомырка һәм башка продукция сатып алдылар. Ярминкә мәйданнарына 150 тоннадан артык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелгән, аның күләме 14,6 млн сумнан артык.

Якшәмбе, 27 декабрь 2020, 11:44