Якшәмбе, 30 июнь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең «Академия» концертлар залында «Ел спортчысы-2020» тантаналы чарасы узды.

Атлетларны һәм узып баручы елда спортта зур уңышларга ирешүчеләрне котлауда Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин, ТР спорт министры Владимир Леонов катнашты. Олимпия резервы мәктәпләре, комплекслы мәктәпләр арасында «Татарстан Республикасының иң яхшы спорт мәктәбе» номинациясендә Яр Чаллы шәһәренең «Кэмпо» олимпия резервы спорт көрәш мәктәбе билгеләп үтелде.

"Игелек кыл" номинациясендә Яр Чаллыда ябык футбол аренасы (Zak Арена) төзегән Илнур Закарин бүләкләнде. Бүләкне Айдар Закарин алды. «Яр Чаллы «Балалар - яшүсмерләр спорт мәктәбе» спортчысы Дмитрий Елисеев – 23 яшькә кадәрге яшьләр арасында җиңел атлетика буенча 2020 елгы Россия беренчелеге җиңүчесе "Ел алга китеше" номинациясе буенча бүләкләнде.

ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов "Массакүләм мәгълүмат чаралары" номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләде: "Иң яхшы спорт телерепортажы" - Константин Величко, "Чаллы-ТВ" ТРК.

 «Олимпия булмаган спорт төрләре буенча Татарстан Республикасының иң яхшы спортчысы» номинациясендә (хатын-кызлар арасында) «Олимпийский» олимпия резервы спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Алия Сәлахова һәм Диана Төхвәтуллина җиңү яулады.

Спортчыларны ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында «Иң яхшы спортчы», «Иң яхшы тренер» һәм «Иң яхшы команда» номинацияләрендә котларга, шулай ук хөкүмәт бүләкләре һәм исемнәр тапшырырга Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин чыкты. «КАМАЗ-мастер» командасы «Ел командасы» номинациясе җиңүчесе булды. Алар «Дакар» супермарафонында күп тапкырлар призер һәм унҗиде тапкыр җиңүче, «Ефәк юлы» халыкара раллиенда сигез тапкыр җиңүче. Команда составында 5 дөнья Кубогы ияләре, 16 халыкара класслы спорт мастерлары, 12 Россиянең Атказанган спорт мастеры, 16 спорт мастеры бар.

Шимбә, 26 декабрь 2020, 15:37