Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Үзеңнең шугалагың өчен тавыш бир!" NIVEA социаль конкурсында тавыш бирү кысаларында Яр Чаллыда зур спорт бәйрәме узды. Тантаналы чара 19 нчы мәктәп территориясендә шугалакны торгызуга багышланган иде. Тантаналы чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Олимпия чемпионы, фигуралы шуу остасы Дмитрий Соловьев, Россия һәм БДБ илләрендәге NIVEA маркетинг буенча директоры Тома Додан катнашты.

Бәйрәм кызыл тасманы кисү тантанасыннан һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиевнең сәламләү сүзеннән башланды: "Яр Чаллыда спортны яраталар, хөрмәт итәләр, чаллылылар спорт белән дус! Яр Чаллыда күп санлы спорт объектлары барлыкка килә. Шушы шугалак янында "Юбилейный" йөзү бассейны төзелде. Шуларның берсе, искиткеч боз шугалагы өчен, мин ярты миллионлы шәһәр исеменнән NIVEA компаниясенә рәхмәт әйтәм", - диде мэр.

Исегезгә төшерәбез, 32 ел элек төзелгән шугалакны торгызу өчен 8 меңгә якын чаллылы тавыш бирде.

Сочида Олимпия чемпионы, Пхенчхан Олимпиадасының көмеш призеры, җиде тапкыр Россия чемпионы, Европа чемпионы, бозда бию буенча дөнья чемпионатының бронза призеры Дмитрий Соловьев та котлауларга кушылды һәм бәйрәм кунаклары өчен мастер-класс үткәрде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, реставрациядән соң, хоккей корты профессиональ хоккей матчларын уздыру стандартларына туры килә. Яңа тартма пыяла пластиктан эшләнгән, ә бортларны беркетү вандалларга каршы саклану элементлары белән җиһазландырылган. Куркынычсызлык һәм уңайлылык өчен кичке вакытта шугалакта яктырту кулланылачак. Бүген мәйданчыкта 80нән артык яшүсмер һәм яшьләр шөгыльләнә, алар А.В.Тарасов исемендәге «Алтын шайба» клубы призына узган спорт ярышларының шәһәр этапларында җиңүчеләр һәм призерлар булып торалар.

"Үз шугалагың өчен тавыш бир" - ул кышкы актив гаилә ялын үстерүгә ярдәм итү һәм үзеңнең якыннарың компаниясендә вакытны файдалы үткәрү өчен социаль проект. 7 ел эчендә NIVEA Россиянең төрле шәһәрләрендә 19 шугалакны реставрацияләгән.

Якшәмбе, 27 декабрь 2020, 15:43