Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия акциясендә катнашты. Ул өч баланың теләген тормышка ашырды. Әйтик, 12 яшьлек Артур Зайляев планшет турында хыялланган, ә 4 яшьлек Назар Петров Яңа елга өй синтезаторы сораган. Акциянең тагын бер катнашучысы – Лаеш балалар йортыннан 12 яшьлек Адел Кәримуллин. Ул наушниклар белән портатив колонкалар турында үтенгән. Бүләкләр аңа хатта күрсәтелгән адрес буенча җибәрелде.

Яр Чаллыда яшәүче мөмкинлекләре чикле балаларга мэр исеменнән бүләкләрне Автозавод районы администрациясе башлыгы Винер Харисов тапшырды.

«Минем белән хыяллан» хәйрия проектының «Теләкләр чыршысы» акциясе ятим балаларның, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның һәм сәламәтлекләренә куркыныч янаучы өлкән яшьтәге кешеләрнең  хыялларын тормышка ашырырга ярдәм итә. Балалар хыялларын сәясәтчеләр, спортчылар, артистлар һәм гади битараф булмаган гражданнар тормышка ашыра. Билгеләп үтик, 2018 елда аерым балалар теләген үтәү традициясенә нигез салучы Россия президенты Владимир Путин булды.

Акция декабрь башында старт алды һәм илнең төрле өлешләрендә оештыручылар инде 10 меңнән артык открытка җыйды. Узган ел белән чагыштырганда гаризалар саны ике тапкыр – 12дән 26 меңгә кадәр арткан. Барлык хыяллар 2021 елның 28 февраленә кадәр тормышка ашырылачак.

Дүшәмбе, 28 декабрь 2020, 14:48