Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча идарәсе 57 мең балага бер тапкыр бирелә торган 5 мең сум акча күчерде. Түләү РФ президентының 797 нче Указы нигезендә башкарыла һәм 2020 елның 17 нче декабренә әле сигез яше тулмаган балалары булган гаиләләргә бирелә.

Түләү өчен гаризаны ике очракта гына бирергә кирәк: әгәр гаиләдә бала 2020 елның 1 июленнән соң туып, аның ата-анасы Пенсия фонды тарафыннан балаларга элек бирелгән бер генә түләү өчен дә мөрәҗәгать итмәгән булсалар; шулай ук ата-ананың элек, түләү алу өчен күрсәткән банк реквизитлары үзгәргән булса.

Ике очракта да гариза бирүченең гамәлдәге банк счетын күрсәтеп, гаризаны игътибар белән тутырырга кирәк. Түләү өчен гаризаны шәхси кабинетта яки Пенсия фондының клиент хезмәтләрендә 2021 елның 1 апреленә кадәр, шул исәптән указ чыкканнан соң туган балаларга да, 2021 елның 18 декабреннән 31 мартына кадәр бирергә мөмкин.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, татарстанлылар бер тапкыр бирелә торган түләү алуга кагылышлы сорауларны online.pfrf.ru электрон сервис аша бирә алалар, балалар өчен түләү мәсьәләләре буенча гаиләләргә мәгълүмати ярдәм күрсәтү һәм консультация бирү өчен, шулай ук Татарстан Пенсия фонды контакт-үзәгенең телефон номеры буенча 8-800-600-0-357 шалтыратырга була.

Дүшәмбе, 28 декабрь 2020, 17:43