Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген «Энергетик» мәдәният сараеның зур залында шәһәр мэры Наил Мәһдиев ярдәме белән «Земляничка» балалар халык театрының традицион хәйрия тамашалары узды. Аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар, физик мөмкинлекләре чикле, шулай ук күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр өчен Валентин Катаевның «Цветик-Семицветик» дип исемләнгән спектакль-мюзикл күрсәтелде. Чара эпидемиягә каршы барлык таләпләрне исәпкә алып узды.

Бәйрәм кунакларын муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина һәм Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов котладылар.

Дүшәмбе, 28 декабрь 2020, 17:45