Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллыда "Татарстанның энҗе бөртеге-2020" республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина, «Татарстанның энҗе бөртеге» төбәк иҗтимагый оешмасы президенты Гөлнара Заһретдинова һәм Шәһәр Советында «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Әлфинур Галиәкбәрова дипломнар һәм бүләкләр тапшырдылар. Чара «Шатлык» яшьләр үзәгендә узды.

Инвалид хатын-кызлар арасында оештырылучы «Татарстанның энҗе бөртеге» республика конкурсы ел саен инвалидлар декадасында үткәрелә. Быел конкурста 11 кыз катнашты. Яр Чаллы шәһәрен Елена Ерполова һәм Айсылу Нигъмәтҗанова тәкъдим итте.

Елена Ерполова кечкенәдән шигырьләр, әкиятләр яза һәм вокал белән шөгыльләнә. 2006 елда автор шигырьләре җыентыгын бастырып чыгара, ул стихи.ру һәм проза.ру порталларында бастырыла. Чаллы кызының вокал осталыгы "Алло, без талантлар эзлибез" шәһәр конкурсында, "Чиксез талантлар" республика фестивалендә һәм "Зәңгәр роза" халыкара фестиваль-конкурсында танылу алды.

22 яшьлек Айсылу Нигъмәтҗанова да вокал белән шөгыльләнә, конкурсның иҗади өлешендә татар телендә җырлады.

Быел конкурс дистанцион рәвештә узды. Катнашучылар иҗади номер, визит карточкасы һәм фотосессия тәкъдим иттеләр. Катнашучылар һәм аларның иҗаты белән конкурсының Вконтактедагы https://vk.com/gemrt рәсми битендә танышырга мөмкин.

Дүшәмбе, 28 декабрь 2020, 17:54