Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2020 елның 24-26 декабрендә Казан шәһәрендә көрәш буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узды. Ярышларда барлыгы республика районнары һәм шәһәрләреннән 40 команда, 380 катнашучы көч сынашты. Яр Чаллы шәһәре М. Ш.Бибишев ис. «Витязь» олимпия резервы спорт мәктәбенең, шулай ук көрәш буенча шәһәр Федерациясенең 30 спортчысы тарафыннан тәкъдим ителде.

Илнар Галимов 90 кг авырлык категориясендә команда өчен алтын медаль яулады. Ришат Камалов 60 кг авырлык категориясендә һәм Ленар Садыйков 75 кг авырлык категориясендә көмеш медальгә лаек булдылар.

Дмитрий Левашов – 65 кг авырлык категориясендә, Ренат Шәйхетдинов – 80 кг авырлык категориясендә, Азат Габдрәшитов – 85 кг авырлык категориясендә, Эльдар Хәмитов – 100 кг авырлык категориясендә һәм Ранис Гыйлаҗетдинов 130 кг авырлык категориясендә бронза медальләр яулады.

Чаллы көрәшчеләренең мондый нәтиҗәсе 1999 елдан бирле көрәш буенча Татарстан Республикасы чемпионатларында иң яхшысы булып тора.

Сишәмбе, 29 декабрь 2020, 08:19