Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Поликлиникалар бәйрәм көннәрендә 1 гыйнвардан 8 гыйнварга кадәр 9: 00 сәгатьтән 14: 00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Пациентларны дежур табиблар-терапевтлар, гомуми практика табиблары, табиб-педиатрлар кабул итә. Өйгә табибны 8:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр чакыртырга мөмкин. Процедура, бәйләү кабинетлары һәм үзәкләштерелгән стерилизация бүлекләре бәйрәм көннәрендә 9:00 дан 14:00 сәгатькә кадәр эшли. Балалар амбулатор-поликлиникаларында дежур табибы-офтальмологы кабул итүе 9: 00дан 14: 00 сәгатькә кадәр; 2 гыйнварда 3 нче балалар шәһәр поликлиникасында; 3 нче гыйнварда 6 нчы балалар шәһәр поликлиникасында. 4 гыйнварда кабул итү 5 нче балалар шәһәр поликлиникасында, 5 нче гыйнварда 6 нчы балалар шәһәр поликлиникасында узачак. 7 гыйнварда 5 нче балалар шәһәр поликлиникасында; 8 гыйнвар - «КБМҮ» балалар поликлиникасында (ГЭС 10/48).

1 гыйнвардан 8 гыйнварга кадәр олы яшьтәге гражданнар өчен 5 нче поликлиника (20/09А) базасында кичектергесез офтальмология ярдәме кабинеты эшли. Кабул итү тәүлек әйләнәсе алып барыла. 1 гыйнвардан башлап 8 гыйнварга кадәр Ишетүне реабилитацияләү үзәгендә кичектергесез оториноларингология ярдәме кабинетларында тәүлек әйләнәсе кабул итү алып барылачак.
Җомга, 1 гыйнвар 2021, 13:30