Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Резидентларның барлык дәрәҗәдәге бюджетларга һәм бюджеттан тыш фондларга салым түләүләре 5 млрд 300 млн сум тәшкил иткән. Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев Шәһәр Советының дүртенче утырышында ясаган чыгышында әйтеп үтте: "Резидентларның салым түләүләре бирелгән преференцияләр суммасыннан 2 тапкыр артып китә. Преференцияләр ике миллиард сумнан артык, ә 5 миллиард сумнан артык акча күчерелгән".

Хәзерге вакытта «Яр Чаллы» ТОСЭРы резидентлары булып 39 җитештерү компаниясе тора, аларның җидесе «Яр Чаллы шәһәрендә җитештерелгән» маркировкалы продукцияне экспортлый.

ТОСЭРның гамәлдәге сигез резиденты агымдагы елда инвестицион проектлар буенча күрсәткечләрне арттырдылар, шулай ук җитештерелә торган продукция төрләрен киңәйттеләр.

Көнкүреш техникасы җитештерү буенча зур масштаблы инвестицион проектны гамәлгә ашыручы Haier корпорациясе тарафыннан smart-телевизорлар һәм гомуми мәйданы 64 мең кв м булган әзер продукция склады төзү эшләре алып барыла. Инвестицияләр күләме 2,2 млрд сум тәшкил итәчәк, якындагы ике елда штампланган эшләнмәләр җитештерү буенча завод, суыткычлар җитештерү буенча «акыллы» завод, шулай ук социаль зона төзүгә 9 млрд сум кертеләчәк. Өстәмә рәвештә 1 мең яңа эш урыны булдырылачак.

Сишәмбе, 29 декабрь 2020, 13:40